«Леонид Пантелеев китаплары дөньясында»: әдәби сәгать (6+)

17 март көнне 11 нче санлы китапханәнең яшь китап сөючеләре өчен «Леонид Пантелеев китаплары дөньясында» дигән әдәби сәгать үтте. Укучылар язучының тормыш һәм иҗат юлы турында кызыклы фактлар белән танышты. Китапханәче балаларга Леонид Пантелеевның – шук һәм тәрбиясез урам малаеның балачагы, аның язучылык эшчәнлегенә илткән юлының авырлыгы турында белде. Авторның Григорий Белых белән берлектә язылган, иң төп һәм иң танылган «Республика ШКИД» әсәре белән балалар әлеге китапка китапнамә аша танышты. Укучылар Алексей Россошанский башкаруында «Платочек» хикәясен тыңлады һәм аның буенча фикер алышты, авторның әсәрләре буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирде. 

Поделиться: